2017 елның 11 августында Түбән Камада яшәүче Ахмәтова Салиха Мадьяровнага 100 яшь тулды.
Бу үзенчәлекле көндә юбилярны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина котлады, юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Салиха Мадьяровна Минзәлә районының зур крестьян гаиләсендә туа. Гомере буе мәктәптә укытучы булып эшли. Ахмәтовлар гаиләсендә өч кыз һәм бер малай дөньяга килгән. Бүгенге көндә Салиха Мадьяровна – бәхетле ана, әби һәм дәү әби, аның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.