ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2017 ел
чәршәмбе


Яшь Якуповлар гаиләсе матур 08.08 датасын сайлаган.


"Бәхетле гаилә мәктәбе" яшь парларны мәхәббәт һәм татулыкта яшәргә өйрәтә.


8
август, 2017 ел
сишәмбе

    Биектау районының ЗАГС бүлегендә 7 августа Березовка авылынан яшь парлар Дмитрий Игорь улы һәм Эльвира Барый кызының 100 номер белән гаилә төркәлде. 

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә елның 400 нче пары никахын рәсмиләштерде. Җәмил белән Наилә гаиләсендә тиздән сабый тууы көтелә. Матур парга бәхетле гомер телибез!

Миңгалиевлар гаиләсендә король размерындагы бәхет пәйда булды - 29 июль көнне якты дөньяга сабыйлар Риана белән Радель туды. 8 август көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгече игезәк сабыйлар тууын рәсмиләштерде.

"Матур йола" датасында – 2017 елның 8 августында– Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 8 пар никахларын теркәгән.

2017 елның 8 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә Бадретдиновлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

7 августта Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенә  укучылар килде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова    укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары  белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге  турында әңгәмә алып барды. Укучыларны статистика бик кызыксындырды, алар район демография хәле,  ничә яшьтә нихахлар теркәлүе турында сораулар бирделәр.

Олы яшькә җитеп тә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче ветеран күпләрне сокландырырлык. Ул әле дә булса шат күңелле, ачык йөзле, кирәк булса шаяртып алырга да җаен таба. Елена Евдокимова яшь вакытларын искә төшереп җырларга ярата. Үткәннәрне хәтерендә яңарта башласа, күз алдына авыр сугыш еллары килеп баса.

Күп гасырлар дәвамында табиблар лаеклы рәвештә югары хөрмәткә ия булганнар. Чөнки алар врач эшен сайлап алып, гомерләрен   халыкның сәламәтлеге турында кайгыртуга багышлаганнар.  Югары профессионализмлы, кешелекле, мәрхәмәтле ветеран табиблар  Мәгъсүм Нурзаһит улы  һәм Гасима Әхмади кызы  Саитовар  Баулы районы халкының ихтирам һәм хөрмәтен яулаган кешеләр. Һәм бүген, бу искиткеч матур пар үзенең "алтын" юбилеен билгеләп үтте .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International