2017 елның 8 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә Бадретдиновлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
Рафит Фаттаховичның сәламәтлеге никахлашу Сараена килергә мөмкинлек бирмәде, шуңа күрә ГХАТ белгечләре юбилярларны котларга дип үзләре аларга килделәр, юбилярларга бүләкләр, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын, Мактаулы акт һәм Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннын юбилей медаль тапшырдылар.
Юбилярларны алтын туйлары белән котларга дип хезмәттәшләре килгән: ЛИУ-1 ветераннар Советы рәисе Налия Тангатарова, "СОШ №8" профком рәисе Гөлфия Ахиятова һәм "СОШ №8" ветераннар Советы рәисе Наилә Әхмәдиева.
Рафит Фаттах улы – эчке эшләр министрлыгының подполковнигы булган, ул 36 ел Түбән Кама шәһәре ИК-4, ЛИУ-1 учреждениеләрендә эшләгән. Озак еллар намуслы хезмәте өчен, "Хезмәт ветераны" һәм мактауга лаеклы хезмәте өчен, I, II, III-дәрәҗә ведомство медальләре белән бүләкләнә. Рафида Зарип кызы – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, ул 46 ел 8 нче урта мәктәбендә эшләгән.
Мәхәббәт һәм татулыкта Бадретдиновлар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә алар лаеклы ялда.