ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

Мебель фабрикасы микрорайонында гадәткә кергән һәм шәһәрлеләр яратып өлгергән чәчәкләр бәйрәме үтте. Микрорайонда яшәүчеләр һәм Чистай оешмалары бәйрәм күргәзмәсендә үзләренең аллы-гөлле һәм күзләрне иркәләүче чәчәк композицияләре тәкъдим иттеләр.

2017 елның 7 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1800 нче бала туу турында акт язуы төзелде.


6
август, 2017 ел
якшәмбе

       2017 елның 5 августында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Александр һәм Ирина Машуровларның 4-нче балалары-кызлары тууны рәсми рәвештә теркәү тантанасы узды. 3 малайдан соң, энҗе бөртегедәй кыз туу  Машуровлар гаиләсе очен сөенечле хәбәр.

3 көн буе Алабуга бәйрәм итте: кунаклар каршылады, җырлады, биеде.

Спас ярминкәсенең 10 еллыгы тагы да җанлырак узды. Россиянең 174 шәһәр, төбәкләреннән 943 һөнәрче килгән иде. Спас ярминкәсе Алабуга районына гына хас, аны бизи, куандыра торган зур бәйрәмгә әверелде.

   2017 елның 6 август  көнне Яр Чаллы шәһәрендә Кәләшләр көне узды. Оештыручысы  - “LOVE” туй журналы.

      “Туй көне” Тантаналар сараенда башланды. Көнчыгыш стилендәге бәйрәм “Батыр” клубында дәвам итте.


5
август, 2017 ел
шимбә

Әгерҗе шәһәренең үзәк мәйданында 5 август көнне Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә традиция буенча Әгерҗе районының иң яхшы гаиләләрен тәбрикләделәр. Әгерҗе район башлыгы Макаров В.В. шундый ун гаиләне Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әгерҗе ЗАГС бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Сәим кызы 30,40,50 ел  һәм аннанда күбрәк бергә яшәүче юбилярларга истәлекле бүләк һәм матур чәчәкләр бәйләме тапшырды.

 

2017 елның 5 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быелның меңенче пары теркәлде.


4
август, 2017 ел
җомга

Паспорт алу яшь кеше гомерен дә зур вакыйга булып тора. 4 август көнне Балтач районнының 5 яшь гражданы Балтач районы  ГХАТ бүлеге залында тантаналы рәвештә кулларына паспорт алдылар. Яшүсмерләрнең шатлыкларын  уртаклашырга  дип эти-эниләре, эбиләре дә килгән иде.

Иң кечкенә бала 900, ә иң зуры – 4880 грамм.  Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 48 яшь.

Роза чәчәкләре элек-электән мәхәббәт, ярату  һәм наз хисләрен аңлата. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, розаның кискен шипылары да бар. Айнур һәм Алсу Нагимовлар гаиләсе авырлыкларга карамастан ун ел бергә яшиләр, ике матур кыз үстерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International