Баулы шәһәрендә яшәүче Нагимовлар гаиләсе “ал” туйларын билгеләп үтте

2017 елның 4 августы, җомга

Роза чәчәкләре элек-электән мәхәббәт, ярату  һәм наз хисләрен аңлата. Ләкин шуны да онытмаска кирәк, розаның кискен шипылары да бар. Айнур һәм Алсу Нагимовлар гаиләсе авырлыкларга карамастан ун ел бергә яшиләр, ике матур кыз үстерәләр.

 3 август көнне бу матур датаны яшь пар  билгеләп үтте. Бәйрәм гашыйклар скверында узды. Анда юбилярлар мәхәббәт йозагын LOVE конструкциясенә элделәр, юбилярлар китабында кул куйдылар. Баулы районы ГХАТ бүлеге белгече  А.Р. Әхмәтова аларны бик жылы котлады, чәчәк бәйләме бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International