Август чистайлыларны күркәм чаралар белән сөендерде: Мәхәббәт һәм татулык бакчасында чәчәкләр бәйрәме үтте

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Мебель фабрикасы микрорайонында гадәткә кергән һәм шәһәрлеләр яратып өлгергән чәчәкләр бәйрәме үтте. Микрорайонда яшәүчеләр һәм Чистай оешмалары бәйрәм күргәзмәсендә үзләренең аллы-гөлле һәм күзләрне иркәләүче чәчәк композицияләре тәкъдим иттеләр.

Бакчаның үзәк мәйданчыгында чәчәкләр белән бизәлгән зур йөрәк янында концерт оештырылды. Бәйрәмгә микрорайонда яшәүчеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, шулай ук мәртәбәле кунаклар килделәр.

Чистай муниципаль районының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов башлык Дмитрий Ивановның да теләкләрен җиткерде һәм лаеклы җитәкчеләр Марат Харисовка һәм Илдар Низамовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәмдә исемнәре үзенчәлекле булган бертуганнар Кояш һәм Чәчәкне дә билгеләп үттеләр. Шулай ук бакчаны үзләре теләп җыештырып торучы хатын-кызларга да рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Күргәзмәдә чәчәкләрдән ясалган композицияләр тәкъдим иткән предприятиеләр һәм оешмаларны да билгеләп үттеләр.

Барлык конкурсантларга бүләкләр тапшырдылар. Шуннан соң “Дубравушка” ансамбле чыгыш ясады.

-Шундый бәйрәмне оештырганнарның барысына да бик зур рәхмәт, - ди чара кунакларының берсе, ә калганнары аның сүзләрен җөпләделәр. Кешеләр бер-берсе белән тәэсирләрен уртаклаштылар, барысының да матур, кызык, чын күңелдән оештырылуына сокландылар.

Һичшиксез, бәйрәм бик матур үтте. Бәйрәмдә балалар да күп иде. Чөнки алар – “тормыш чәчәкләре”. Балалар да, олылар да музыка, чәчәкләр белән хозурландылар, бер-берсе белән аралаштылар. Әйләнә-тирәдә шатлык хөкем сөрде, балаларның яңгыравык тавышлары ишетелеп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International