Паспорт алу яшь кеше гомерен дә зур вакыйга булып тора

2017 елның 4 августы, җомга

Паспорт алу яшь кеше гомерен дә зур вакыйга булып тора. 4 август көнне Балтач районнының 5 яшь гражданы Балтач районы  ГХАТ бүлеге залында тантаналы рәвештә кулларына паспорт алдылар. Яшүсмерләрнең шатлыкларын  уртаклашырга  дип эти-эниләре, эбиләре дә килгән иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова бу чараны ачып җибәрде, аннары котлау өчен сүзне ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллинга бирде. Ә инде иң мөһим документаларын- паспортларны балалар Балтач районы буенча миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Рамил Хафизов кулыннан алдылар.Россия  Гимны янгыраганнан сон, яшүсмерләргә паспорт  тышлыклары, “Семейные страницы” информацион брошюралар бирелде.Күмәк фотолар ясалды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International