Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 448 сабый теркәлде: 221 малай һәм 227 кыз.

2017 елның 4 августы, җомга

Иң кечкенә бала 900, ә иң зуры – 4880 грамм.  Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 48 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр :Камилла, Карим, Тимур, Матвей, Софья, Данияр, Полина, Виктория; иң сирәк исемнәр: Нил, Минтимер, Раделия, Соломон, Борис, Рем, Герман, Маркус, Рада.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 418 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь кияүгә 18 ел, каләшкә – 20,  иң олы кияүгә – 60, каләшкә – 55 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International