Түбән Камада 1800-нче сабый тууы теркәлгән

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

2017 елның 7 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1800 нче бала туу турында акт язуы төзелде.

 "Юбилейлы" сабый булып, Мельников Вадим һәм Дарья гаиләләрендә туган малай булды. Бәхетле ата-ана улларына “Даян” дип исем кушканнар, борынгы телдән тәрҗемә иткәндә, әлеге исем “сәяхәтче” дигәнне аңлата.

ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын –  туу турында таныклыкны һәм  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм улларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International