Күп гасырлар дәвамында табиблар лаеклы рәвештә югары хөрмәткә ия булганнар. Чөнки алар врач эшен сайлап алып, гомерләрен халыкның сәламәтлеге турында кайгыртуга багышлаганнар. Югары профессионализмлы, кешелекле, мәрхәмәтле ветеран табиблар Мәгъсүм Нурзаһит улы һәм Гасима Әхмади кызы Саитовар Баулы районы халкының ихтирам һәм хөрмәтен яулаган кешеләр. Һәм бүген, бу искиткеч матур пар үзенең "алтын" юбилеен билгеләп үтте .
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова, "Березка" үзәге директоры Л. С. Гарифуллллина юбилярларны уртак тормышларынң 50 еллыгы белән тәбрикләделәр, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар.