Яшь Якуповлар гаиләсе матур 08.08 датасын сайлаган.
Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә матур 08.08 көнендә 22 парның никах теркәү тантанасы узды, шулай ук 3000 нче пар да бу көнне никахларын теркәде. Казан шәһәре ГХАТ Идарәсендә 2017 елда 3000 нче булып теркәлгән пар Якупов Дауд белән Гурьянова Екатерина булды.
Даүд һәм Екатерина никахлашу тантанасы барышында вакыйга истәлеге итеп таныклык алды. Яшьләргә без чиксез мәхәббәт, ышаныч, бер-берсенә хөрмәт белән аңлашып яшәүләрен телибез.