Баулы районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Михайлович Поликушин һәм тыл хезмәтчәне Наил Сабирзянович Шакиров Юбилейларын билгеләп үттеләр.
Иван Михайлович Самарада туа , сугыштан соң яшәргә һәм эшләргә Баулыга күчә. Пенсиягә чыкканчы Баулы бораулау эшләре идарәсендә эшли. Наил Сабирзянович Шакиров – "Баулынефть" НГДУ ветераны, тыл хезмәтчәне. Юбилярлар мактаулы хезмәт юлы узганнар, фидакарь хезмәтләре өчен күпсанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Юбилярларны котларга туганнары, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И. И. Хөснуллина, НГДУ "Баулынефть, бораулау эшләре идәрәсе вәкилләре килгәннәр иде. Ветераннарга Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.