Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә "Алтын туй"

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 10 август көнендә Камил улы Ринат һәм Нурулла кызы Гөлчәчәк Ибраһимовлар гаиләсенең тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулу уңаен - "Алтын туйларын" бигәләп үттеләр. Алтын, димәк намуслы, кадерле һәм ышанычлы.Электән алтын - гомерле, тугрылык һәм намуслы булуны символлаштыра. Инде күптән билгеле булган гореф-гадәт буенча аларның исеме Лениногорск районының гаилә тормышы юбилярлары почет кенәгәсенә кертелде. Бүгенге көндә алар күңелләре белән яшь. Сезнең бер-берегезгә булган хисләрегез гомер юлыгызда бары бәхет һәм көч кенә биреп килсен. Без чын күңелдән Ибраһимовлар гаиләсен "Алтын туйлары" белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, озын, тигез тормыш һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International