Ветеранны котларга хакимият вәкилләре - Хамидуллин Д.Ф., Тазиева Гүзәл килделәр. Алар ветеранга район башлыгы Г.Е.Емельянов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Вера Александровна сугыш чорында укытучы булып эшләгән. Яше зур булуга карамастан, ул төрле түгәрәкләргә йори, актив тормыш белән яши.