Парлы гомер - үзе бер бәхет!

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Сарман районы Урта Кәшер авыл клубында август аенда юбилейлары булган парларны  “Парлы гомер - үзе бер бәхет!” исемендәге кичәдә котлап уздылар. 60 ел бергә гомер иткән Саубанов Касим һәм Лена, 55 ел бергэ гомер иткән Габидуллин Мотигулла һәм Роза, Насибуллин Рафис һәм Мослимә, 30 ел бергә яшәгән Насибуллин Салават һәм Гөлфирәне бергә матур гаилә корып яшәгәннәре өчен ихлас күңелдән авыл җирлеге башлыгы тәбрик итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International