26 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 2000 булып туган сабыйны документаль рәвештә расладылар: аның исемен, фамилиясен һәм атасының исемен теркәделәр. Ул исә Фроловлар гаиләсе Анатолий Дмитриевич һәм Евгения Николаевнаның дүртенче баласы булды.
2017 елның 26 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә “Түбән Кама районында рухи кыйммәтләр аша гаилә институтын ныгыту” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Булачак яшь парлар өчен укулар бушлай үткәрелә.
Чара өлкәннәр көненә багышланган иде.
Баулыда яшәүче Елена Звегинцева үзенең 90-нчы туган көнен билгеләп үтте.Традиция буенча, Елена Андрияновнага Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.
20 һәм 27 сентябрь көнне, өлкәннәр көне уңаеннан Идел буе районы ГХАТ бүлегендә үзләрене алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парлары чакырылды. Сентябрь аенда ГХАТ хезмәткәрләре бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 6, алтын юилейларын билгеләп үтүче 38 парны котлады. Алар арасыннан бәхетле гаилә пары булып Николай Александр улы һәм Клара Хабибрахман кызы Басмановлар бар. Барлык юбилярларны гаиләнең зур бәйрәме белән котлыйбыз!
2017 елның 25 сентябрендә никахлашу Сараеның төп залында яңа уку елында беренче тапкыр "Гаилә" электив курсы узды.
"Без бергә" дигән акциясе кысаларында Азнакай муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар янына барып кайттылар. Нәкъ менә Ямаева Найлә "Хыял" Азнакай балалар хастаханәсендә бу хезмәткәрләрне каршы алды. Ул килүчеләргә бик нык шатланды, бигрәктә аларның алып килгән бүләкләренә. Наиләгә сәләмәтлек, хастаханәдән тизрәк чыгуын теләп калдылар, һәм элемтәне өзмәске дип сүз бирделәр.
25 сентябрь көнне Сарман районында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә "Сөлге туе” дип исемләнгән зур чара үткәрелде. Анда “Ак калфак” республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Россия төбәкләреннән һәм республиканың 27 районыннан йөздән артык кеше катнашты.