Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Гаилә" проект

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

      2017 елның 25 сентябрендә никахлашу Сараеның төп залында яңа уку елында беренче тапкыр "Гаилә" электив курсы узды.

       9 нчы мәктәп педагог-психологы Ирина Белькова 1 нче һәм 2 нче гимназия өлкән сыйныф укучыларына мәхәббәт һәм гаилә кыйммәтләре турында  сөйләде. Укучылар актив әңгәмәдә катнаштылар. Очрашу ахырында педагог "Минем гаиләм" исемендәге эшлекле уен үткәрде.

       Исегезгә төшерәбез, "Гаилә" электив курсы – Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм Мәгариф Идарәсенең уртак проекты. Ул өлкән сыйныф  укучылары һәм шәһәр студентлары өчен үткәрелә. Мондый дәресләр яшьләрнең игътибарларын гаилә мөнәсәбәтләренә һәм гаилә законнарына җәлеп итү өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International