Бер гасыр яшәгән әби

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Абрыскино авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, сугыш толы Вера Сенькина гаиләсе, якыннары белән олуг юбилеен – 100 яшен билгеләп үтте. Әлеге вакыйга киң җәмәгәтьчелек игътибарыннан да читтә калмады. Юбилярны туган көне белән котларга килгән район башлыгы Равил Кузюров, Вера Ивановнага Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Вера Ивановнаның 100 яшькә җитүенең сере гади икән: сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга, намус кушканча яшәргә һәм эшләргә, күңнел төшенкелегенә бирелмәскә генә кирәк. Нурлат районында йөз яшьләрен тутырган 3 кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International