2000 туган сабый теркәлде

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

26 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2017 елның 2000 булып туган сабыйны документаль рәвештә расладылар:  аның исемен, фамилиясен һәм атасының исемен теркәделәр. Ул исә Фроловлар гаиләсе Анатолий Дмитриевич һәм Евгения Николаевнаның дүртенче баласы булды.

Һәр ана баласы өчен барысын да эшли, аның сәламәт һәм бәхетле булып үсүен тели, әгәрдә гаиләдә ул туса - аны көчле һәм кыю булсын диеп тәрбияли. Фроловлар гаиләсе 4 нәселне дәвам итүче белән бай.

Марк Фролов 19 сентябрьдә 3,86 кг авырлыгы һәм 57 см буе белән туа. Марк исеме барлыкка килүе белән төрле мәгънәгә ия. Беренчесе буенча Марк исеме “чүкеч” дигән мәгънәдәге латин тамырларыннан килгән "marcus" сүзеннән, грек исемендәге Маркостан алынган. Икенче юрама буенча ул кешеләр һәм көтү, соңыннан сугыш Алласы булып саналган Марс исеменнән алынган дип санала. Христианнарда евангелист Марк хөрмәтләнә, ул терлекчеләрнең яклаучысы булып исәпләнә. ышанырга, дип, Үскәч тә сабый үз исемен аклар дип ышанабыз.

Шунысы куанычлы, ныклы, яратучы гаиләләр үсә, ул гаиләләрдә  көтеп алынган балалар барлыкка килә, ата-аналарының алар өчен тотрыклы тормыш төзергә мөмкинчелекләре бар. Ә дәүләт исә андый гаиләләрне ярдәмнән калдырмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International