"Без бергә" дигән акциясе кысаларында Азнакай муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар янына барып кайттылар. Нәкъ менә Ямаева Найлә "Хыял" Азнакай балалар хастаханәсендә бу хезмәткәрләрне каршы алды. Ул килүчеләргә бик нык шатланды, бигрәктә аларның алып килгән бүләкләренә. Наиләгә сәләмәтлек, хастаханәдән тизрәк чыгуын теләп калдылар, һәм элемтәне өзмәске дип сүз бирделәр.