25 сентябрь көнне Сарман районында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә "Сөлге туе” дип исемләнгән зур чара үткәрелде. Анда “Ак калфак” республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Россия төбәкләреннән һәм республиканың 27 районыннан йөздән артык кеше катнашты.
«Татар Илеге» ял паркында районыбызның сәнгать осталары кунакларны җыр-бию белән каршы алдылар. Соңыннан алар халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдыручы, шулай ук районыбызның кул эшләре осталары көче белән әзерләнгән күргәзмәләрне, сәнгать осталары, фольклор ансамбльләре чыгышларын карадылар, алар өчен мастер-класслар үткәрелде. ГХАТ бүлеге белгечләре яңа никахлашкан яшь парга – Айнур белән Айсылуга, күп еллар тату гомер кичергән Ринат һәм Рәхима Сагандыковларга халкыбызның иң затлы бүләге – чигүле сөлге тапшырдылар. Сөлге туе район мәдәният йортында пленар утырыш белән төгәлләнде. Шушында ук милли гореф-гадәтләребезне, телебезне, мәдәниятебезне саклауда тырыш хезмәт куючылар хөрмәтләнде.