Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә түгәрәк өстәл утырышы узды

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

      2017 елның 26 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә “Түбән Кама районында рухи кыйммәтләр аша гаилә институтын ныгыту” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

      Түгәрәк өстәл эшендә 5-нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова, Түбән Кама районы башлыгы Киңәшчесе, Түбән Кама муниципаль районында православие мәдәниятен үстерү буенча Координация советы рәисе Григорий Китанов, Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, Түбән Кама районы мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов, дин әһелләре, шәһәр советы, хатын-кызлар советы катнашты.

      Утырышның төп кунаклары – Түбән Каманың үрнәк гаиләләре, “Түбән Кама горурлыгы-2017" муниципаль бәйгесе җиңүчеләре Ахмадеевлар һәм Воробьевлар иде. Шулай ук  түгәрәк өстәл утырышында шәһәр уку йортлары студентлары да катнашты.

      Утырышта катнашучылар гаилә институты кризисы турында, яшь гаиләләрдә балаларга карата  җавапсыз карашлары турында сөйләштеләр. Утырыш йомгаклары буенча резолюция кабул ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International