ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

     Традиция буенча көзге октябрь аенда өлкәннәр көне уздырыла. Бу бәйрәмдә өлкәннәргә карата җылы матур теләкләр әйтелә, хөрмәт күрсәтелә. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе дә үзенең ветераннарын онытмый. Белгечләре Тантаналар сарае хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлады, аларга озын гомер, тән һәм җан тынычлыгы теләде! 

Актаныш районы Актаныш авылы сугыш ветераны  Зайнуллин Хадимулла Зайнулла улы 95 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Башкарма комитеты җитәкчесенең  урынбасары Р.Гарипов тапшырды.

   Сәгъдәтбану 1916 нчы елда Казаклар авылында туган. 1933 елда җидееллык мәктәпне тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлаган. Бер елдан булачак ирең очраткан, ул да укытучы булган. Сугыштан соң Сәгъдәбану авыл Советында сәркәтип булып эшләгән.  Озын гомерлелек сере нәрсәдә соң дигән сорауга, Сәгъдәбану Мөхәммәтҗан кызы анын сере юк, шундый язмыш язылгандыр диеп җавап бирә. Сабыр булырга кирәк, әлбәттә. Сәгъдәбану апаның горурлыгы һәм юанычы анын гаиләсе: 3 баласы, 7 оныгы, 13 оныкчыгы һәм 2 нәни оныкчыгы.


27
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Гүзәл һәм Марат Салаватовларның гаилә стажы 10 ел. Кызлары Алсу үсеп килә. Гаилә башлыгы Марат ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәре, ә Гүзәл Мәдәни үсеш үзәгендә эшли. Әлеге республика бәйгесендә катнашырга уйламасалар да, кыстагач, ризалашканнар.

 2017 нчы елның 27 нче сентябрь көнендә  Саба муниципаль районы Калатау авылында яшәүче Шамселхаят Хәсән  кызына 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Юлбат авылы җирлеге башлыгы Талип Шамсиев килгән иде. Һәркайсы Шамселхаят әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Тантана Россия ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан уздырылды..

 

Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан Алексеевск районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре элеккеге ЗАГС хезмәте ветеранын Сунеева Энҗе Җәүдәт кызын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Ул 1991 елдан башлап 2015 елга хәтле Алексеевск районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Үзенең күпеллык хезмәте өчен 2007 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәданият хезмәткәре исеме бирелде.

     Менә инде Хафизовлар гаиләсе Ислам улы Әсфән һәм Габдулла кызы Гөльфия 50 ел кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен саклап, хөрмәт  итеп тормыш сукмагы буенча атлыйлар.

     Ирле-хатынлы Хафизовларның  горурланырлыклары да бар,  алар хезмәт юлын лаеклы үттеләр.

        Фестивальдә Биектау районы данын Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина гаиләсе яклады. Эшендә матур казанышларга ирешкән җитәкче, гаиләсендә яраткан әни, ягымлы хатын - Зөһрә ханым хатын-кызның барлык күркәм сыйфаи 15 финалисты исемлегенә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International