Менә инде Хафизовлар гаиләсе Ислам улы Әсфән һәм Габдулла кызы Гөльфия 50 ел кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхәббәтләрен саклап, хөрмәт итеп тормыш сукмагы буенча атлыйлар.
Ирле-хатынлы Хафизовларның горурланырлыклары да бар, алар хезмәт юлын лаеклы үттеләр. Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән бу гаиләдә өч матур бала тәрбияләп үстергәннәр,балалары ныклы белем алып үзләренең ата-аналары үрнәгендә балаларын хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт, максатчанлык һәм үҗәтлеккә ирешү максатында тәрбиялиләр. Бу гаиләдә һәрвакытта да ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Хәзерге вакытта бу гаиләнең 6 оныгы һәм 1 оныкчыклары бар.
50 ел бергə гомер иткəн Хафизовлар гаиләсен, юбилярларны ”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.