Кремльдә юбилярларны котлау тантанасы узды.

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Тантана Россия ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан уздырылды..

 

Казан Кремле бинасында "Гаилә тарихы – Республика тарихы" исемле күргәзмә уза. Бу күргәзмә ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. 

Бу көнне Кремльнен "Манеж" комплексында кунакта алтын туйларын билгеләп үтүче 6 гаилә җыйналган иде. Алар мәхәббәтләрен югалтмыйча кулга кул тотынып шатлык, бәхет һәм уңыш белән бик зур тормыш юлын үткәннәр. Юбилярлар үзләренен беренче очрашуларын, мәхәббәт тарихын искә алдылар.

Һәр гаилә, Казан шәһәре Мэры, Илсур Рәис улы Метшин исеменнән бүләк һәм котлау открыткасы алды.

Шушы дулкынландыргыч бәйрәм белән бар килгэн кунакларны чын йөрәктән котлыйбыз. Бу бәйрәм юбилярлар өчен бик зур чара булып тора! һәрвакыт якыннарының җылы карашын тоеп, алга таба да гаилә учагын сүндерми, бәхеткә төренеп яшәүләрен телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International