Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан Алексеевск районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре элеккеге ЗАГС хезмәте ветеранын Сунеева Энҗе Җәүдәт кызын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Ул 1991 елдан башлап 2015 елга хәтле Алексеевск районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Үзенең күпеллык хезмәте өчен 2007 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәданият хезмәткәре исеме бирелде. 2013 елда Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерәдәге хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнде, шулай ук Алексеевск районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Чирек гасыр Энҗе Җәүдәт кызы меңләгән яратучы йөрәкләрне кавыштырган. Бәхетле ата-аналарның балалары туу шатлыкларын уртаклашкан, якыннарын югалтучы кешеләрнең кайгыларын уртаклашып, күңелләрен юаткан.
Хәзерге вакытта да район халкы аның белән урамда очрашкач та чын күңелдән сәламләп китәләр.