2017 елның 28нче сентябрь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5500нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Эмиль Ямалтдинов – 25 сентябрь көнендә дөнья күрде.
Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Бөгелмә кадет мәктәп-интернатының 10 сыйныф укучылары белән гаилә белеме дәресе узды. ЗАГС белгечләре үзләренең эш үзенчәлекләре турында гына түгел, ә ЗАГСның нәрсә икәне, гаилә, гаилә кыйммәтләре турында да сөйләделәр.
2017 елның 29 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Хановлар гаиләсенең "асылташ" туйлары узды.
1- нче октябрь - Өлкәннәр көне. Бу уңайдан Актүбә бистәсендә зур бәйрәм билгеләп үтү матур йолага әверелде. 50 ел бергә тату гомер иткән гаиләләр чакырылды: Маркиннар гаиләсе - Александр Иванович һәм Лидия Дмитриевна, Шеркуновлар гаиләсе - Александр Евгеньевич һәм Галина Ильинична.
2017 елның 29 сентябрьда Яшел Үзән районында "Экстремизмга юк!" экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау кысаларында игълан ителгән айлык барышында Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәрбер тантаналы никах церемониясеннән соң яшь парларга «Террорчылыкка юк» дигән белешмәлекләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 600 нче никах пары теркәлде. "Юбилей" пар булып Ушенин Константин Сергей улы һәм Тихонова Луиза Рәис кызы булдылар.
2017 елның 28 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 3000 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Валиевларның яшь гаиләсе иреште.
"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Бөтендөнья турист көнендә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда булып кайттылар. Шунысы игътибарга лаек, бу бинада 25 ел элек ЗАГС бүлеге булган.
Буа районы ГХАТ бүлегендә агымдагы 2017 елның тугыз аена 300 якын яңа туган сабыйлар теркәлгән. Бу елда буалы әти-әниләр улларына Самат, Әмир, Данил, Рамазан, Раян, кызларына Ясминә, Әминә, Әлинә, Анастисия, Ралина исемнәрен иң еш кушканнар.