Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлеге һәм китапханә тарафыннан Нурлат шәһәре аграр техникумы укучылары өчен дәрес үткәрелде. Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, узара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлшат Евлахина ГХАТ бүлегенең күп кырлы эшчәнлеге турында сөйләде, 2016 һәм 2017 нче елга китерелгән статистик мәгълүматлар белән таныштырды Яшьүсмерәргә тренинг тәкъдим ителде, эчтәлекле презентация күрсәтелде. Дәрес ахырында барлык катнашучылар рәхмәтләрен, яңадан очрашуга өметләрен җиткерделәр.