2017 елның 29 сентябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Хановлар гаиләсенең "асылташ" туйлары узды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларны чын күңелдән котладылар, бүләкләр, Мактаулы акт, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннын юбилей медален һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар. Юбилярларның исемнәре шулай ук Түбән Кама ГХАТ Идарәсе Мактаулы юбилярлар Китабына беркетелде.
Истәлекле вакыйга белән юбилярларны Башкарма комитет Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы, Түбән Кама бүлеге Бөтендөнья татар конгрессы рәисе, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, "Шинник" спорт комплексы директоры, Татарстан Республикасының һәм Рәсәй Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Ганиев Рөстәм Мазитович һәм "Илхам" татар эстрада ансамбле директоры, композитор Илһам Хисмәтуллин Губайдуллович котладылар.
Фирдәвес Гайнетзянович – архитектор, ул үз эшенең остасы. Ул күп кенә шәһәр, республика, рәсәй бәйгеләре җиңүчесе. Фирдәвес Гайнетзянович "Татарстан Республикасы атказанган архитекторы" һәм "Рәсәй Федерациясе атказанган архитекторы" исемнәренә лаек булды. Ул шулай ук Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины. Юбилярның эшләре арасында бик күп истәлекле урыннар бар: Түбән Каманың Үзәк Мәчете, ГХАТ Идарәсе бинасы, Габдулла Тукай паркы. Бүгенге көндә Фирдәвес Гайнетзянович архитекторлар Берлеге әгъзасы, Рәсәй һәм Татарстан Республикасының архитекторлар Советы әгъзасы.