1- нче октябрь - Өлкәннәр көне. Бу уңайдан Актүбә бистәсендә зур бәйрәм билгеләп үтү матур йолага әверелде. 50 ел бергә тату гомер иткән гаиләләр чакырылды: Маркиннар гаиләсе - Александр Иванович һәм Лидия Дмитриевна, Шеркуновлар гаиләсе - Александр Евгеньевич һәм Галина Ильинична. Алар гомер буе туган Актүбә бистәсендә бергә яшәгәннәр, балалары һәм оныклары шушында туып үскәннәр. "Алтын" юбилярлар бик күп матур сүзләр, котлаулар ишеттеләр, традицион фотосүрәтләр, истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйрәмнең спонсорлары –торле оешмалар - анда күп еллар элек хезмәт куйган безнең юбилярлар. Гагарин исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең концерт номерлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.