ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе

Республика күләмендә үткәрелгән “Нечкәбил” конкурсында Нурлат данын Эльвира Кашапова яклады. Ул гаиләсе белән 2 нче урын яулаган. Котлыйбыз Кашаповлар гаиләсен!

Республикабыз  башкаласы Казан  шәһәрендә Гаилә Фестивале - 2017 үткәрелде. Бу бәйгедә 31 районнан килгән 43 гаилә катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар  һәм  тамашачылар гаилә бәйрәмнәре,  уникаль гореф-гадәтләр белән таныштылар. Фестиваль традицион рәвештә масштаблы узды, быел ул  2500 дән артык кешене "Корстон"  үзәгенең  биш залында җыйды. Фестиваленең жюри Рәисе, ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге  жюри биш номинация буенча җиңүчеләрне билгеләде.

       1927 елнын 24 сентябрендә Мамадыш районы Түбән Кыерлы авылында туып-усеп, Боек Ватан сугыш чорында    тормышнын ачысын-точесен татыган, колхоз эшлэрендэ   хезмэт куйган,  сугыш ветеранының тол хатыны Фәсхиева Хөснелбанат Фәйзрахман  кызы  90 яшьлек  Юбилеен билгелэп үтте. Бугенге көндә ул Түбән Кыерлы авылында улының, ике кызының кадер-хөрмәтен, игътибарын тоеп, аларны каршы алып,озатып исән-сау гына гөмер кичерә.


23
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Яшел Үзәндә шәһәрендә 2017 елның 20 сентябереннән шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгы игълан ителде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре зур энтузиазм белән экологик чарада актив катнашырга кушылдылар.

      2017 елның 23 сентябрендә никахлашу Сараенда "Булачак гаилә "Юнона" проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Проект Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк "Эйдос" белән берлектә эшләнгән.

2017 елның 23 сентябрендә ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак яшь парларга никахлашу тантанасын күрсәттеләр

  23 сентябрь көнне Евгения  һәм Адель Кашаповлар 2017 елның 100-нче сан астындагы өйләнешү турында таныклык алдылар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.

       23 сентябрьдә Казанның "Корстон" комплексында  республика конкурсының ана һәм гаилә ярымфиналы "Нечкәбил-2017" узды.

 Анда Татарстанның   төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән  45 гаилә ярышты. Алексеевск районын   Ахметшиннар гаиләсе яклады,  хуҗабикә -Земфира  ханым .

       Ирле – хатынлы Севастьянов Владимир Алексей улы һәм Алевтина Николай кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1967 елның 23 сентябрь көне корып җибәргәннәр. Севастьяновларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган  борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча,  үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International