Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә Гаилә Фестивале - 2017 үткәрелде. Бу бәйгедә 31 районнан килгән 43 гаилә катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар һәм тамашачылар гаилә бәйрәмнәре, уникаль гореф-гадәтләр белән таныштылар. Фестиваль традицион рәвештә масштаблы узды, быел ул 2500 дән артык кешене "Корстон" үзәгенең биш залында җыйды. Фестиваленең жюри Рәисе, ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге жюри биш номинация буенча җиңүчеләрне билгеләде.
Баулы шәһәренең "Радость" ("Шатлык") тернәкләндерү үзәгенең директоры Мария Килячкова “Гаилә тантанасы территориясе" номинациясендә 3 урынны, "Камыр ризыклары" номинациясендә 1 урынны алды һәм "Рәхмәт, әни" бәйгесендә җиңүче булды.