ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2017 ел
шимбә

             2017 елның 23 сентябрендә ГХАТ бүлегендә Хаҗиев Рәзил һәм Мотыйгуллина Рәзилә гаилә коруда беренче адымнарын ясадылар. Рәзил белән Рәзилә - адаш исемле кияү белән кәләш. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге өчен бу бик сирәк күренеш.

23 сентябрьдә Казанның "Корстон" да масштаблы рәвештә  Татарстан Республикасы гаиләләре Фестивале "Нечкәбил" — 2017 конкурсы булып узды. Быел бу чарада 31 районнан һәм Казан шәһәреннән 43 гаилә катнашты. Конкурста катнашучылар исемлегендә Мамадыш районында яшәүче Эльмира Низамиева да бар.

          2017 елның  23 сентябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гыйлметдиновлар гаиләсендә тантаналы рәвештә игезәкләргә исем кушу йоласы булып узды. Бәхетле әти-әни балаларына  Әмир һәм Әльмирә дип исем куштылар.

2017 елның 23 нче сентябрь көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 400 нче пар булып Ефимов Владимир белән Эльнара гаиләсе никаларын рәсми рәвештә теркәде. Шушы дулкынландыргыч вакыйга белән бу гаиләне котлап бүлек җитәкчесе Гөлнара Әнәс кызы Таһирҗанова язылышу турындагы таныклыны тапшырды һәм тормышлары бары бәхет, мәхәббәт һәм назлы хисләр белән тулып торуын теләде.

23 сентябрьдә Казанда “Нечкәбил-2017”конкурсы кысаларында “Нечкәбил- нык гаиләләр территориясе” бәйрәме форматында Татарстан гаиләләре фестивале булып узды.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның 500 нче пары никахы рәсмиләштерелде. Юбилейлы пар Матвей белән Елена булды. Бәхетле яшь гаиләне әти-әниләре, туганнары, якыннары һәм дуслары котлады.

2017 елның 22 сентябрендә Түбән Камада "Алар мәктәпкә барыр иде" исемендәге үзенчәлекле акция узды. Аның төп максаты – шәһәр халкының игътибарын аборт проблемасына юнәлтү иде. Түбән Камада 2016 елда 3875 бала туган, ә 1939 аборт ясалган.

1966 елның 22 сентябрендә Түбән Камага шәһәр статусы бирелде. Нәкъ менә бу көн Түбән Каманың, рәсми рәвештә, туган көне дип санала.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2017 елдан яңа интернет-проект "Виртуаль музей" уңышлы эшли. Ул Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган.

   Бүгенге көн бөтендөнья статистик мәгълүматлары дөньяда 100 кызга 105 малай тууын раслыйлар. Тикшерүчеләр хәзерге көнгә кадәр  бу сорауга җавап таба алмыйлар, ни өчен малайлар кызларга караганда күбрәк туалар.

   Тәтеш районында да  соңгы өч елда малайлар кызларга караганда 3,5% ка күбрәк туганнар. 2017 елда выкыйга үзгәрде һәм 50х50 булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International