Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең "Виртуаль музее" яңа экспонатлар белән тулыланды

2017 елның 22 сентябре, җомга

      Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2017 елдан яңа интернет-проект "Виртуаль музей" уңышлы эшли. Ул Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарына 100 ел тулуына багышланган.

     "Виртуаль музей" –  Түбән Кама шәһәренең никахлашу Сараенда һәм Түбән Кама районы авыл советларында уздырылган тантаналар фотоархивы. Барлык тупланган материал категорияларга бүленгән, аларга шулай ук яңа материал өстәргә була.

      22 сентябрьдә, шәһәрнең Туган көне көнне, Түбән Камада 56 ел элек никахларын теркәгән беренче гаилә пары -  Кузнецовлар гаиләсе сурәтләре проектка өстәлде. Ул вакытта Түбән Кама бистә генә була, ә 1966 елда ул шәһәр исемен ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International