2017 елның 22 сентябрендә Түбән Камада "Алар мәктәпкә барыр иде" исемендәге үзенчәлекле акция узды. Аның төп максаты – шәһәр халкының игътибарын аборт проблемасына юнәлтү иде. Түбән Камада 2016 елда 3875 бала туган, ә 1939 аборт ясалган.
Проектны оештыручылар – Түбән Кама шәһәр советы депутат Нина Буханова, Идел буе федераль округы буенча "Тормыш" иҗтимагый хәрәкәте координаторы Сергей Солонщиков һәм рәисе Түбән Кама "Күп балалы гаиләләр" филиалы рәисе Дарья Хуҗина булды.Шулай ук акциядә "Түбән Кама Хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы вәкиле һәм ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина катнашты.
Чара азагында балачак символлары төрле төсле шарлар күккә җибәрелде