23 сентябрьдә Казанда “Нечкәбил-2017”конкурсы кысаларында “Нечкәбил- нык гаиләләр территориясе” бәйрәме форматында Татарстан гаиләләре фестивале булып узды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова- Реутина фестивальгә хөрмәтле кунак итеп чакырылган иде. Билгеле, күңелләрне Туковлар гаиләсе өчен шатлык- сөенеч хисләре биләп алды. Алар искиткеч матур музыкаль тәкъдим итү күренешен күрсәттеләр, рус милли кухнясыннан менә дигән итеп өстәл, үз куллары белән сувенирлар әзерләгәннәр иде. Әлеге гаилә искиткеч чыгышлары белән жюрины да әсир иттеләр.
Нәтиҗәдә, Туковлар гаиләсе җиңүче дип табылды һәм конкурс финалына чыкты.