Азнакай районы, Актүбә бистәсендә, никахлашу Залында, яшь пар - Фабричниковлар Артур Петрович һәм Альбина Альбертовна өйләнештеләр. Икесе дә шушы бистәдә туып үскәннәр. Быел болар 35-нче пар булып никахлашу актлар китабында беркетелделәр.
2017 елның 22 сентябрьдә бөтенроссия буенча "Эшкә велосипедларда" дип исемләнгән акция үткәрелде. Бу акцияне оештыручылар велосипедның юлда йөрүнең иң уңайлы чара икәнлеген күрсәтергә омтыла. Һәм гомумән, бу үзеңне яхшы физик халәттә тотарга мөмкинлек бирә.
Мөслим районында сәламәт яшәү рәвеше актив пропагандалана. Элек тротуарлар булмау җәяүлеләрнең авырткан урыны булса, хәзер исә Мөслим авылы урамнарында бар җирдә дә тротуарлар салынган. Район Башлыгы Р.Х.Муллиннан башлап, күп кенә район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре җәяү һәм велосипедта йөрүгә күчтеләр.
Бүген, 21 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 25-нче игезәкләр тууы теркәлде. Белгеч яшь әнине тормышларындагы мөһим һәм бәхетле вакыйга белән җылы котлап, беренче документларын – туу турындагы таныклыкны һәм Россия Федерациясе ГХАТ органнары 100-еллыгы хөрмәтеннән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау открыткаларын тапшырды.
Баулы ГХАТ бүлегендә районның 8 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Чара Тынычлык көненә багышланган иде. Баулы районы Башлыгы урынбасары Р.Г.Хамидуллин яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, миграциия бүлеге өлкән инспекторы И.М.Исмагилова котладылар.
21 сентябрь – Халыкара дөнья көне. Әлеге дата Җирдә тынычлык кирәклеге турында искә төшерә, ә ООН Генераль ассамблеясы бу көнне сугыш хәрәкәтләрен туктатып торуга чакыра. Бу көнне күп кенә илләрдә һәм бөтен Рәсәй буенча төрле акцияләр һәм флешмоблар уза.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 нче елның 21сентябрьда көнне 24 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды.
Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова 8 анага дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. Дәү әни Мария Федоровна Демахина туу турында таныклыклар алды – аның кызы гаиләсендә Тимур исемле ул hәм Ксения исемле кыз туды.
Башкарма комитет, "Бердәм Россия" Казан бүлеге партиясенең җитәкчесе Наталья Гречанникова белән Казан шәһәре Думасы депутаты Марат Кагарманов, Россия гражданнарына паспортлар тапшырдылар.
Тантана Россия ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан уздырылды..