Нинди бәхет – бала туу, ә әгәр дә игезәкләр туса, бу - икеләтә бәхет!
17 сентябрь 2017 елны Ринат һәм Светлана Замалдиновлар гаиләсендә игезәкләр туды. Кызларына әти-әнисе Зарина һәм Карина дип исем кушалар. Сабыйлар 10 минут аерма белән дөньяга килделәр. Кызлар гаиләдә икенче һәм өченче бала, аларның абыйлары Илдарга да сеңелкәшләре тууы күңелле булды. Ә аларның тууы Замалдиновларга ана (гаилә) капиталын алуга хокук бирелде.
Бүген, 21 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 25-нче игезәкләр тууы теркәлде. Белгеч яшь әнине тормышларындагы мөһим һәм бәхетле вакыйга белән җылы котлап, беренче документларын – туу турындагы таныклыкны һәм Россия Федерациясе ГХАТ органнары 100-еллыгы хөрмәтеннән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау открыткаларын тапшырды.