Актүбә бистәсендә 35 -нче яшь пар өйләнеште

2017 елның 22 сентябре, җомга

Азнакай районы, Актүбә бистәсендә, никахлашу Залында, яшь пар - Фабричниковлар Артур Петрович һәм Альбина Альбертовна өйләнештеләр. Икесе дә шушы бистәдә туып үскәннәр. Быел болар 35-нче пар булып никахлашу актлар китабында беркетелделәр. Исполком әйдәп баручы белгече Шаһидуллина Л. И.  язылышу турында Таныклык белән җирле сәнгать мәктәбендә эшләнгән традицион сувенир тапшырды. Бу яшь гаилә исеменә бик күп җылы сүзләре әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International