Чара өлкәннәр көненә багышланган иде.
"Казан Ярминкәсе" күргәзмә комплексында юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булды. "Казан" гаилә үзәге хезмәткәрләре чарада 60 һәм 50 ел бергә бәхетле гомер иткән парларны җыйдылар. Бу алар өчен бик дулкынландыргыч тантана. Бу чара Россия ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Шушы 100 ел эчендә җыелган традицияләр һәм мораль принциплар – ул яхшылык, тугрылык, мәхәббәт һәм бер-береңне хөрмәт итү. Бриллиант һәм алтын туйларның алдынгы билгесе булып шушы куркәм традицияләр тора.
Юбилярларга Казан шәһәре Мэры, Илсур Рәис улы Метшин исеменнән бүләк һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Алар өчен махсус җырлар яңгырады һәм соңыннан юбилярлар вальс бию биеделәр. Юбилярларга алга таба да гаилә учагын сүндерми, бәхеткә төренеп яшәүләрен телибез!