Баулыда яшәүче Елена Звегинцева үзенең 90-нчы туган көнен билгеләп үтте.Традиция буенча, Елена Андрияновнага Россия Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.
Елена Андрияновна Баулы районы Фоминовка авылында туып үскән. Ул Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны, хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне. Күп еллар ул "ТатАИСнефть" оешмасындында эшләгән, лаеклы ялга да шуннан киткән.
Туган көнендә, юбилярны котларга күп санлы якыннары - – кызы Валентина, улы Иван гаиләләре белән, дүрт оныгы, өч оныкчыгы җыелганнар иде.