ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2019 ел
җомга

Җәй туйлар үткәрү өчен иң популяр сезон. Аны якты кояш, табигатьнең матур чәчәк атуы өчен яраталар. Җәй көне бәйрәм ителә торган никахлашу мәңгегә хәтердә җылы һәм шатлыклы хатирәләр калдырачак.

8-нче мәктәп яны җәйге лагерь укучыларын аларны ГХАТ бүлегенә экскурсиягә  чакыру бик кызыксындырды һәм сөендерде. Чөнки балалар өчен ЗАГС - шатлык һәм бары тик туйлар гына уза торган урын.

Быел Минзәлә районы Воровский исемендәге авыл җирлегендә сабантуйны бистәгә нигез салынуга 100 ел тулуга багышладылар. Авыл сабан туен һәм тантана чарасын җирлек башлыгы Сергей Юдин ачып җибәрде.

Минзәлә районы Урыс авылы җирлегендэ Сабан туйлары гөрләп утте. Ел саен сабан туй мәйданында озак еллар бергә гомер иткән гаиләләрне котлау матур традицияга әйләнде.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Үрнәк авыл җирлегендә Тәхаүтдин абый һәм Төрфәйдә апа Бәдгетдиновлар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре 28 июнь көнне Яшел Үзән шәһәренең Перинаталь үзәге клиентлары белән чираттагы очрашу үткәрделәр.  


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 27 июнендә Биектау районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.

Азнакай районы ГХАТ бүлегендә " Пар канатлар» клубы яшь парлар һәм ата-аналар белән «гаилә тормышы нигезләре» темасына чираттагы утырышын үткәрде.

2019 елның 27 июнендә хезмәт ветераны, Арча муниципаль районы ЗАГС органнарының атказанган хезмәткәре хөрмәтле Вәлиева Әлфия Гарифҗановна 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

27 июнь көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 12 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре яшь бөгелмәлеләрне паспорт барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, РФ Конституциясен, Россия Федерациясе гражданинының төп хокукларын һәм бурычларын белүгә кызыклы уен формасында викторина үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International