27 июнь көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 12 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
ГХАТ бүлеге белгечләре яшь бөгелмәлеләрне паспорт барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, РФ Конституциясен, Россия Федерациясе гражданинының төп хокукларын һәм бурычларын белүгә кызыклы уен формасында викторина үткәрделәр.
Викторина сорауларына укучылар да, ата-аналар да зур кызыксыну белән җавап бирделәр. Викторина нәтиҗәләре буенча, Конституцияне иң яхшы белүе өчен кызыксындыру бүләге белән Планина Виолета бүләкләнде.
Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча өлкән инспекторы Боброва Мария Андреевна һәм Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко катнашты.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе яшь бөгелмәлеләрне аларның тормышындагы беренче документлары белән кайнар котлады. Музыкаль бүләк сыйфатында, Елена Жилина барлык катнашучылар өчен Россия турында җыр башкарды.