Әлмәт районында Җәйге сезонның туйлары кызган чор

2019 елның 28 июне, җомга

Җәй туйлар үткәрү өчен иң популяр сезон. Аны якты кояш, табигатьнең матур чәчәк атуы өчен яраталар. Җәй көне бәйрәм ителә торган никахлашу мәңгегә хәтердә җылы һәм шатлыклы хатирәләр калдырачак.

Җәйге айларда ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, гадәттәгечә, туйларның кызган вакыты җитә. Бу ел да башкалардан аерылмый. Июнь – җәй башы һәм өйләнешүчеләрнең тансык ае, чөнки нәкъ аның белән туйлар сезоны башлана.

Җәйнең беренче аена никахны төркәүгә 136 гариза бирелгән иде. Июль аена инде 150 парның туй көне билгеләнгән.

Җәйнең соңгы ае да яңа гаиләләрнең барлыкка килүенә шундый ук юмарт булуына ышанабыз.

Кадерле яшь парлар! Җәйге кояш белән җылытылган йөрәкләрегез һәрвакыт җылылык һәм мәхәббәт белән тулсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International