Азнакай районы ГХАТ бүлегендә " Пар канатлар» клубы яшь парлар һәм ата-аналар белән «гаилә тормышы нигезләре» темасына чираттагы утырышын үткәрде. Очрашуда баш белгеч Светлана Марсовна ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр, яңа гаилә алдында торган бурычлар һәм хокуклар турында сүз алып барды. Әңгәмә ышанычлы формада узды, анда ГХАТ хезмәткәрләренә көндәлек эштә очрашырга туры килә торган тормыш хәлләреннән үрнәк китерелде. Шулай ук яшьләр үзләренең мөһим сорауларына җаваплар да алдылар.