Юбилеегыз белән, Әлфия Гарифҗан кызы!

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 июнендә хезмәт ветераны, Арча муниципаль районы ЗАГС органнарының атказанган хезмәткәре хөрмәтле Вәлиева Әлфия Гарифҗановна 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны котларга Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Гарипова Гөлнара Фидаилевна һәм озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре  Әлфия апага тормышның барлык төсләр белән уйнавын, кәефнең һәрвакыт шат булуын,горизонтлар яңа хыяллар белән тулуын һәм тормышка ашуын, лаеклы ял ләззәт һәм илһам китерүен теләде!!

Сигез еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң яшь кыз ЗАГС бүлегенә эш башкаручы булып урнаша. Эш белән беррәттән эшче яшьләр мәктәбендә укуын дәвам итә, ә соңрак Арча юридик көллиятен тәмамлый. Әлфия Гарифҗановнаның ГХАТ бүлегендә эшләү стажы – 39 ел. Шуларның 23-е бүлек начальнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International