Бүген, 2019 елның 27 июнендә Биектау районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Биектау районындагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Салихов ана (гаилә) капиталы акчаларын тоту юнәлешләре турында сөйләде.
Район ЗАГС органы җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина яшь әти-әниләрне балалар туу һәм сертификат алу белән котлады.