Быел Минзәлә районы Воровский исемендәге авыл җирлегендә сабантуйны бистәгә нигез салынуга 100 ел тулуга багышладылар. Авыл сабан туен һәм тантана чарасын җирлек башлыгы Сергей Юдин ачып җибәрде. Ул кунакларны сәламләп, җирлектә булган һәм ирешкән уңышларга тукталды, хезмәт алдынгыларын исемләп атады. Һәр алдынгыга Мактау хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сабан туйның матур күренешләре күп була. Шулар арасында Сергей Данил улы һәм Марфа Василий кызы Степановларны, Леонид Николай улы һәм Надежда Иван кызы Шашинннарны 50 еллык юбилейлары белән котлау булды. Бу гаиләләр, авыл җирлегендә барысы өчен дә үрнәк гаилә. Аларга мактау хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ульян өлкәсе Дмитровград шәһәреннән килгән “Восход” рус халык ансамбле юбилярларны котлап матур җыр башкарды.