Тукай районы Бордыбаш авылында яшәүче Нәгыймулла абый һәм Нәсимә апа Әшрафуллинар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
2016 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Баулыда ачылган гашыйклар скверы шәһәрлеләр өчен яраткан ял итү урынына әверелде.
Юл кечкенә каенлык аша уза, анда шәһәрнең күп милләтле булуын ассызыклап, рус, татар, удмурт һәм чуаш телләрендә котлаулар язылган.
2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 400нче бала тууы теркәлде.
Яшь гаилә мәктәбе» ндә 2019 елның 25 июнендә 22 пар катнашты. Гаилә психологы Гүзәл Закирова белән очрашу «Казан» Гаилә үзәгендә «Без бер-беребезне тыңлый һәм тыңлый беләбезме»темасына багышланды.
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Гөлсинә апа Файрушинага 90 яшь тулды. Ул гомере буе Баулы районы Кзыл-Яр авылында яшәп колхозда хемәт итә. Ветеранның яшьлек еллары сугыштан соңгы авыр заманга туры килә.
Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
Буа шәһәрендә районның үзәк ял үтү паркында 22 июньдә сугыш башланган көнне искә алу митингы узды. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов, хәрби комиссариатының урынбасары Рамил Җамалетдинов, ветераннар советы җитәкчесе Җәүгәрия Хөснетдинова, Буа районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева катнашты.
2019 елның 22 июнь көнендә Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Вәлиәхмәтов Равил Вәли улы белән Зөлфия Җәлил кызы үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр.
2019 елның 22 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Павловлар Михаил Владимир улы һәм Мария Виктор кызының көмеш туйларын билгеләп үттеләр.
2019 елның 22 нче июнь көнендә ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга язылышу тантанасы нигезләрен күрсәттеләр.
2019 елның 22 нче июнь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.