Баулы районы Кзыл-Яр авылында яшәүче ветеран олы юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Гөлсинә апа Файрушинага 90 яшь тулды. Ул гомере буе  Баулы районы Кзыл-Яр авылында яшәп  колхозда хемәт итә. Ветеранның яшьлек еллары сугыштан соңгы авыр заманга туры килә.  

Тормыш иптәше  белән өч кыз  тәрбияләп үстерәләр.

Гөлсинә апаны олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова,  авыл җирлеге башлыгы Э.А.Сафина, «Кзыл-Яр»  җәмгыяте җитәкчесе И.Ф.Фатхутдинов котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International